Милли проектлар
28 февраль 2024, 05:10

Башкортстанга экоактивистлар җыелачак

Экологик форумга рәхим итегез!

Башкортстанга  экоактивистлар  җыелачакБашкортстанга  экоактивистлар  җыелачак
Башкортстанга экоактивистлар җыелачак

11-13 апрельдә Уфада экологик форум һәм «Экология һәм технологияләр» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.

Бу төбәктә бизнес ягыннан да, җәмәгатьчелек һәм халык ягыннан да экологик культура үсешен стимуллаштыруга юнәлдерелгән бердәнбер күп тармаклы проект.

Оештыручылар  -  Башкортстан Хөкүмәте, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы. Чара ил  җитәкчесе Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырылган  "Экология"  милли  проекты кысаларында үткәрелә.

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы җитәкчесе Нияз Фазылов билгеләп үткәнчә, республикада әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирелә. Аерым алганда, атмосфера һавасын саклау, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау һәм булдыру, шулай ук «яшел»  проектларны гамәлгә ашыру.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас