Милли проектлар
27 февраль 2024, 06:35

Солдатларга – открытка!

Югары Тәтешленең 2нче санлы мәктәбе базасында ачылган “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле үзәгендә хәрби-патриотик айлык бик җанлы үтә.

Солдатларга – открытка!Солдатларга – открытка!
Солдатларга – открытка!

Югары Тәтешленең 2нче санлы мәктәбе базасында ачылган “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле үзәгендә хәрби-патриотик айлык бик җанлы үтә.

   Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган бу Үзәктә төрле юнәлештәге түгәрәкләр оештырылган. Балалар аларда бик теләп шөгыльләнә, төрле конкурсларда һәм чараларда актив катнаша.

   Февраль аенда үзәкнең “Иҗади остаханә”сендә эшләр гөрләп торды. Укучылар анда кисте, ябыштырды, буяды, язды. Менә шулай итеп алар 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә котлау открыткалары әзерләде. Алар барлыгы 200дән артык открыткалар иҗат иткән.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас