Уфа районының Миловка авылыннан ерак түгел урында быел 2,1 чакрым юлны ремонтлаячаклар.
Дим-Затон юлының әлеге өлеше “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында төзекләндереләчәк. Бу, үткән 2023 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк.
Дим-Затон трассасы – бик тә мөһим транспорт артериясе. Ул Уфаның халык күп яшәгән ике бистәсен – Дим һәм Затон бистәләрен – тоташтыра. Моннан тыш, бу юл Миловка, Ветошниково һәм Мармылево авыллары халкын транспорт бәйләнеше белән тәэмин итә. Биредә җәмәгат транспорты йөри.
Фото: Башинформ.