Милли проектлар
25 февраль 2024, 20:17

Мәсәгуть халкы яңа поликлиника өчен бик шат

Мәсәгуть халкы яңа поликлиника өчен бик шатМәсәгуть халкы яңа поликлиника өчен бик шат
Мәсәгуть халкы яңа поликлиника өчен бик шат

Дуван районы халкы Мәсәгуть авылындагы заманча һәм күптән көтелгән поликлиниканың уңайлы шартларын бәяләргә өлгергәннәр дә инле, чөнки ул быел гыйнварда үз ишекләрен ачты.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндезге стационар һәм хатын-кызлар консультациясе белән сменага 200 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы төзү ил Президенты В. Путин тарафыннан булдырылган «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров районга эш сәфәре белән килгәч,күптән көтелгән бу сәламәтлек саклау объектында булган. Кндезге стационар белән балалар поликлиникасының яңа бинасында сменасына 60 кешене хезмәтләндерерлек хатын-кызлар консультациясе, аерым керү урыны булган балаларга ашыгыч медицина ярдәме блогы һәм көндезге стационар урнашкан. Балалар блогында участок педиатрлары, оториноларинголог, офтальмолог, невролог, травматолог, хирург, гинеколог, эндокринолог, психиатр, логопед һәм медицина психологы бар. Поликлиникада стоматология кабинетлары урнашкан, профилактика, лаборатория, нур һәм функциональ диагностика бүлекләре, ЛФК залы һәм массаж кабинеты белән физиотерапия бүлеге эшли.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас