Салават районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә яңа автобус сатып алганнар. Хакы – 3,9 миллион сум.
Автобус 16 урынлы. ГЛОНАСС системасы урнаштырылган. Хәзер яшь спортчылар Башкортстан буенча гына түгел, ә күрше төбәкләргә дә ярышларга бара алачак.
Бу уңайдан Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов республиканың Спорт министрлыгына рәхмәтен җиткерде.
– Спортта бүген яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчыларыбызның автопаркы яңаруын күрүе – куанычлы, – диде ул. Һәм спортчыларга яңа җиңүләр яулавын теләде.
Әйтергә кирәк, автобус ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында һәм республиканың Спорт министрлыгы ярдәме белән сатып алынган.