Милли проектлар
22 февраль 2024, 03:29

Әниләр булдыра

Алар җиңмәс киртәләр юк.

https://mintrud.bashkortostan.ruhttps://mintrud.bashkortostan.ru
https://mintrud.bashkortostan.ru

Башкортстанның мәшгульлек үзәкләрендә “Әни булдыра” дигән проект эшли башлады.

Аларда һәр сишәмбе балалы хатын-кызлар өчен чаралар оештырылачак, диләр республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан. Проект кысаларында әниләр өчен мастер-класслар, тренинглар, психологлар белән консультацияләр үткәреләчәк. Резюме төзергә өйрәтәчәкләр, билгеле шәхесләр белән аралашулар оештырылачак.

“Декрет ялындагы хатын-кызлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалы әниләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты буенча бушлай укуларда катнаша ала. Дәүләт ярдәме белән үз эшеңне ачу мөмкинлеге бар. Мәшгульлек үзәге психологлары балалары булган хатын-кызларга һөнәри юнәлеш сайларга, психологик киртәләрне җиңәргә ярдәм итәчәк”, – диләр ведомство вәкилләре.

Әйткәндәй, 2023 елда Башкортстанның мәшгульлек хезмәте 18 яшькә кадәр баласы булган 9 меңгә якын хатын-кызга эш табарга яки үз бизнесын ачарга ярдәм иткән. Агымдагы елда мәшгульлек үзәкләре аша 845 әни эшле булган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас