Милли проектлар
20 февраль 2024, 20:59

Урта гасырлар атмосферасын тоясыгыз киләме?

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Күчмә тормышның урта гасыр атмосферасы торгызылачак  «Башкирское кочевье» туристлык мәйданчыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектына ярашлы  быел Баймак районында эшли башлаячак. Бу хакта төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр. Мәйданчыкны булдыру шулай ук «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектының максатларына туры килә.

 «Агротуризм»  этнопаркы грант программасы буенча 4,7 млн сум күләмендә финанс ярдәме белән төзелә. Мәйданчык җиде тирмәдән торган комплекстан гыйбарәт, аларда башкортларның урта гасыр күчмә яшәү рәвеше атмосферасы торгызылачак. Ял итүчеләргә монда кыргый табигать дөньясына чуму, кымыз әзерләүдә катнашу, тигезлекләр һәм матур таулар буйлап атка атланып йөреп ләззәтләнү мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк. Беренче өч тирмә узган ел ахырында монтажланган, ә агымдагы сезонда туристлык комплексы тулы күләмдә эшли башлаячак.

 “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү”   милли проектының максаты – бизнеска аның үсешенең барлык этапларында – старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр – ярдәм итү. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас