Милли проектлар
20 февраль 2024, 20:41

"Туу" коэффициенты арткан

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү”  милли проекты ярдәмендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының ”туу” коэффициенты үсеше күзәтелә. 2023 елның 10 феврале белән чагыштырганда бу коэффициент 8,7%ка арткан һәм 217,6 берәмлеккә җиткән, дип хәбәр иттеләр БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.

 "Кече һәм урта бизнес өлкәсен үстерү – республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу дәүләт өчен мөһим бурычларны хәл итүче сектор, алар арасында – яңа эш урыннары булдыру һәм төбәк халкы өчен уңайлы мохит формалаштыру. Хәзерге вакытта яңа төзелгән кече  һәм урта эшкуарлык  субъектлары саны 29,8 мең берәмлек тәшкил итә», — дип белдерде БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә 2018 елда расланган һәм бизнеска аның үсешенең барлык этапларында ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас