Милли проектлар
20 февраль 2024, 06:00

“Юлны 10 минутка кадәр кыскартачак”

Көнчыгыш чыгу урыны Уфа үзәгеннән М-5 трассасына кадәр юлны 10 минутка кадәр кыскартачак.

“Юлны 10 минутка кадәр кыскартачак”“Юлны 10 минутка кадәр кыскартачак”
“Юлны 10 минутка кадәр кыскартачак”

2024 елның I кварталында «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында төзелә торган Башкортстанның иң эре инфраструктура проектларының берсе — Көнчыгыш чыгу юлын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Магистраль түләүле булачак, аның сыйфаты һәм күрсәтелә торган хезмәтләре югары дәрәҗәдә булырга тиеш, диде Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәттәге киңәшмәдә.

БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов сүзләренчә, транспорт чараларының (җиңел автомобильләрнең) I категориясе өчен юл йөрү бәясе тәүлекнең көндезге вакытында 100 сум, төнлә 20 сум, калган категорияләр өчен 250 сум һәм 50 сум тәшкил итәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас