Тәтешле районы Иске Күрдем авылы мәктәбе укучылары өчен Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулуга багышланган класс сәгате узды.
Ә.Атнабаев исемендәге мәктәбе карамагында эшләп килгән “Үсеш нокта”сы мәгариф үзәгендә “Мәгариф” милли проектының “Гражданнарны патриотик тәрбияләү” федераль проекты буенча физика укытучысы Гөлназ Шәехова укучылар өчен Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулуга багышланган батырлык дәресе үткәрде.
Чара башында педагог истәлекле датаның тарихы, 35 ел элек булган вакыйгалар турында сөйләде. Әфганстан территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә Тәтешле районыннан 78 кеше катнаша, шуларның икесе һәлак булган. Күрдем авыл Советыннан Әфганстанда хәрби бурычны 11 кеше үтәгән.
Сыйныф сәгатенә сугышчы-интернационалист Әлфиз Бадамшин чакырылган иде. Мәктәп укучылары ветеранны кызыксынып тыңладылар, ул хезмәттә үткәргән вакыты, Ватан алдындагы бурычларын үтәп нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе турында сөйләде. Бу көнне Әфганстаннан үткән барлык якташларыбызны искә алдылар. Хәрби бурычларын үтәгәндә иң югары рух көче, фидакарьлек, батырлык күрсәткәннәргә, барлык һәлак булган солдатлар һәм офицерлар истәлегенә хөрмәт йөзеннән бер минут тынлык игълан ителде.
Чыганак: tatyshlinski.bashkortostan.ru