Милли проектлар
20 февраль 2024, 06:15

Башкортстан-Казахстан товар әйләнеше арта

2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың Казахстан белән товар әйләнеше 4,2 процентка арткан.

Башкортстан-Казахстан товар әйләнеше артаБашкортстан-Казахстан товар әйләнеше арта
Башкортстан-Казахстан товар әйләнеше арта

«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 ел йомгаклары буенча Башкортстанның Казахстан белән тышкы сәүдә әйләнеше 2022 ел белән чагыштырганда 4,2 процентка арткан, дип хәбәр иттеләр БР Хөкүмәте матбугат хезмәтендә. Шул ук вакытта Башкортстан экспорты күрсәткече 7,2 процентка арткан.

     Гыйнвар-сентябрь айларында Казахстанга экспорт җитештерүләренең нигезен химия сәнәгате продукциясе һәм каучук (30%), башка товарлар (13,7%), азык-төлек товарлары һәм чимал (13,6%), минераль продукция (11,5%), агач һәм целлюлоза-кәгазь әйберләре (10,3%), металл һәм алардан эшләнгән әйберләр (9,2%), машина төзелеше продукциясе  (8,3%), тукыма, тукымадан эшләнгән әйберләр һәм аяк киеме (3,5%) тәшкил иткән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас