Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров соңгы 5 ел эчендә республикабызның мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүдә ирешкән уңышлары турында бәян итте.
2019-2023 еллар эчендә Башкортстан төзелгән һәм ремонтланган мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар исәбенә кергән. Бу хакта Мәскәүдә “Русия” халыкара күргәзмә-форум мәйданында үткән”Мәгариф” тематик көн кысаларында хәбәр ителде.
Радий Хәбиров әйтүенчә, зур уңышларга без республиканың “Мәгариф” һәм “Демография” милли проектларында актив катнашуы аркасында ирешкәнбез.
Гомум алганда, соңгы биш ел эчендә республикада 44 мәктәп һәм 65 балалар бакчасы барлыкка килгән, алар 31 мең балага исәпләнгән.
Фото: Башинформ.