Краснокама районында Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тулу уңаеннан зур спорт чарасы узды.
“Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип аталган кышкы фестивальнең муниципаль этапы гөрләде бу көнне. Анда районның белем бирү оешмалары укучылары катнашты.
ГТО комплекслары массакүләм спортны үстерү һәм милләтне сәламәтләндерүгә юнәлтелгән. 2019 елдан алып ул Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты составына кертелде.
Бу көнне фестивальдә 84 кеше катнашты һәм үзләрненең югары физик әзерлекләрен һәм яхшы спорт нәтиҗәләрен күрсәтте.