Караидел районы Кызы Үрүш авылында гомум практика табибы бүлеге ачылган. Модульле бина район үзәгеннән 45 км ераклыкта урнашкан. Бирегә медицина ярдәме сорап 3 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә ала.
Бу бүлектә диспансеризация, профилактик тикшерелү үтәргә, стоматологка мөрәҗәгать итәргә һәм аерым даруларга ташламалы рецептлар алырга мөмкин. Заманча медицина җиһазлары белгечләргә төрле чирләрне һәм патологияләрне үз вакытында ачыкларга булыша.
-Хәзер медицина ярдәмен халык торган җиренә якында да ала алачак. Бу бик мөһим, чөнки мөрәҗәгать итүчеләр арасында өлкән яшьтәге гражданнар күп, - ди Караидел районы баш табибы Юнир Галин.
Әлеге эш “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклауда беренчел звеноны модернизацияләү” федераль проекты кысаларында башкарылган. Милли проектлар Русия президенты Владимир Путин указы буенча 2019 елдан алып тормышка ашырыла.