Милли проектлар
17 февраль 2024, 04:38

Тәтешле хастаханәсенә яңа җиһаз кайткан

Тәтешле хастаханәсенә яңа җиһаз кайтканТәтешле хастаханәсенә яңа җиһаз кайткан
Тәтешле хастаханәсенә яңа җиһаз кайткан

Югары Тәтешле үзәк район хастаханәсендә хәзер яңа универсаль операция өстәле бар.

Аны Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кайтарырга мөмкин булды.

Өстәл төрле профильдәге операцияләр ясау өчен эшләнгән һәм заманча хирургиянең барлык таләпләренә җавап бирә. Җиһаз пациентны уңайлы яткыруны һәм ышанычлы фиксацияләүне тәэмин итә. Аппарат электр һәм гидравлик приводлар белән җиһазландырылган, бу белгечләргә кешенең буена һәм гәүдә киңлегенә карап яткыру һәм өстәл биеклеген җайлау мөмкинлеген бирә.

- Яңа операция өстәле күп функцияле. Җиһаз барлык төр операцияләр өчен дә яраклы. Хирург һәм аның ассистентлары өчен операцияләр ясаганда ул ышанычлы һәм бик җайлы, - дип билгеләп үтте Югары Тәтешле хастаханәсенең баш табибы Илгиз Шәңгәрәев.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас