Милли проектлар
16 февраль 2024, 09:59

Яңа заман өчен көчле идеялар

Уфа шәһәрендә программист Илгиз Фазлыев сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен автомобиль презентациясе үткәрде.

Яңа заман өчен көчле идеяларЯңа заман өчен көчле идеялар
Яңа заман өчен көчле идеялар

Уфа шәһәрендә программист Илгиз Фазлыев “Яңа заман өчен көчле идеялар” иҗтимагый инициативалар төбәк форумында сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен автомобиль презентациясе үткәрде. Нейротехнологияләрне, “акыллы” җиһазларны һәм цифрлы хезмәтләрне нәтиҗәле кертү сәлатәтлеге чикле кешеләргә җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итә. Бу процесс РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “РФда цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында башкарыла.

  • Электромобильнең прототибы бик кызыклы һәм кыю идея, ул федераль белгечләр җәмгыяте тарафыннан игътибарга алынырга тиеш. Илгиз үз башыннан бу проблеманы кичерүче буларак, бөтен белгән гыйлемен шушы проектка салган. Аның гадиләштерегән варианты бар иде. Илгизнең командасы электрон җиһазга тагын да күбрәк функцияләр өстәгән, транспорт чарасы белән идарә итчүе джойстикны ясаганнар, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министры Геннадий Разумикин.

Элевтромобильдә махсус эшләнгән утыргыч бар. Аңа максималь уңайлы урнашып, хәвефсез сәяхәт итәргә була. Автомобильне джойстик ярдәмендә йөртеп була.

2024 елны Башкортстанда сәламәтлелкәре чикләнгән кешеләрне кайгырту елы дип атадылар.

Башкортстан форумда актив катнаша һәм икенче ел рәттән тәкъдим ителгән идеяләр саны буенча лидер булып тора. Быел республика узган ел нәтиҗәләрен узып китте, республика халкы форумга 3,7 меңнән артык идея тапшырды, бу гражданнарның республика һәм ил үсешендә актив һәм катнашырга теләвен күрсәтә.

Быел Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды тарафыннан оештырылган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» гомумрусия еллык форумы Мәскәүдә 19-20 февральдә узачак. Ел саен үткәрелә торган вакыйга Русия суверенитетын ныгытуга һәм милли максатларга ирешүгә зур өлеш кертәчәк проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас