Милли проектлар
14 февраль 2024, 15:15

Рассветта – яңа ФАП

Халык программасы кысаларында Бәләбәй районының Рассвет авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Заманча бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелгән.

- Халык программасы кысаларында популяр наказларның берсе – республика авылларында фельдшерлык пунктларын ремонтлау һәм төзү. Бу аеруча ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль. Авыл халкы туган авылыннан читкә чыкмыйча диспансеризация генә түгел, вакцинация дә уза алачак, заманча бинада беренчел медицина-санитар ярдәм ала алачак, – ди Дәүләт Думасы депутаты, «Сәламәт киләчәк» проекты координаторы Римма Үтәшева.

Рассветтагы яңа фельдшер-акушерлык пунктының гомуми мәйданы – 63 квадрат метр. Анда өлкәннәрне һәм балаларны кабул итү өчен кабинетлар, күзәтү һәм процедура кабинетлары, көнкүреш бүлмәсе, шулай ук пациентлар көтәр өчен урын һәм санузел каралган.

– Интернет булуы һәм бердәм дәүләт сәламәтлек саклау мәгълүмат системасына керү бик уңайлы. Бу фельдшерның эшен күпкә җиңеләйтә, пациентлар турындагы  мәгълүматны кертергә, аларны тикшерергә, шулай ук республика хастаханәләре табиблары белән телемедицина консультацияләре үткәрергә мөмкинлек бирә, – ди фельдшер Надежда Кириллова.

Надежда Бәләбәй медицина көллиятен тәмамлаган, укуын тәмамлагач, «Земский фельдшер» программасы кысаларында бирегә эшкә кайткан. Авыл халкы аның сизгер һәм игътибарлы табиб булуын билгели,  аңа кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, ул ярдәм күрсәтәчәк. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас