Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 февраль , 11:49

Сәламәтлек саклауга миллиардларча сум бүленә

"Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү" программасына 822 млрд. сум салынган.

Сәламәтлек саклауга миллиардларча сум бүленә
Сәламәтлек саклауга миллиардларча сум бүленә

Акча чыганаклары алдагы 7 ел эчендә федераль һәм республика бюджетларыннан юнәлтеләчәк. Шулай ук Территориаль мәҗбүри медицина страховкалау фондыннан чыганакларның иң зур өлеше - 640 млрд сумнан артыграк - бүленәчәк. Бу хакта төбәк хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә БР премьер-министры Андрей Назаров белдерде.
Андрей Назаров белдерүенчә, программаны гамәлгә ашыру өчен быел 114, 1 млрд. сум бүленәчәк. Бу дәвалау-профилактика учреждениеләребезнең матди-техник базаларын ныгыту һәм тармакка медицина кадрларын җәлеп итүгә булышачак.
БР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Роберт Иштуков дәүләт программалары бурычлары турында сөйләде. "Сәламәтлек" милли проектының " Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасын тормышка ашыру эшләре дәвам итәчәк. Шушы программа булышлыгында соңгы 3 елда республикада 5 поликлиника, 8 капиталь ФАП, 2 амбулатория төзелгән. Сәламәтлек саклау тармагының 66 объектына капиталь ремонт ясалган, 226 модульле конструкция, 352 автотранспорт, 9 меңнән артык медицина корылмасы сатып алынган.
Республика медицина тармагын кадрлар белән тәэмин итү эше дәвам итәчәк. Әле республика территориясендә "Авыл докторы", "Авыл фельдшеры" программалары эшли. Былтыр "Кече медицина оешмалары табиблары" программасы гамәлгә ашырыла башлаган. Максатлы юллама буенча белем алган белгечләрне эшкә урнаштыру дәвам итә. Нефтекама, Учалы, Октябрьск шәһәрләрендә һәм Мәсәгуть авылында медицина колледжларының яңа филиаллары ачылган.
Балалар үлемен киметү өчен яңа туган сабыйларны нәсел авыруларына тикшерү эшләре барачак. Мәгълүм булуынча, 2023 елның 1 гыйнварында Русиядә "Киңәйтелгән неонаталь скрининг" федераль программасы эшли башлады. Шуның кысаларында яңа туган сабыйлар 36 төр нәсел чиренә тикшерелә. Башкортстанның республика медицина-генетика үзәге бөтен балаларга илнең шундый тикшеренүләр үткәрүче медицина оешмалары арасына кергән.
Медицинада санлы технологияләрне үстерүгә аерым зур игътибар бүленәчәк. Бу җәһәттән ясалма акыллы 2 медицина изделиесе эшли башларга тиеш. 2024 елда төбәктә яңа 2 проект эшли башлаган иде. "Шикәр чиренә каршы көрәш" проекты шул исәптә балаларны да өзлексез глюкоза мониторингы системалары белән тәэмин итүне күзаллый. Уфа сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү проекты исә аларның матди-техник базаларын ныгытуга юнәлтелгән.
Андрей Назаров сөйләшү нәтиҗәләре буенча БР сәламәтлек саклау министрлыгына сабыйлар үлеме һәм эш яшендәгеләр үлеменә каршы көрәш эшләрен дәвам итәргә кушты.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: