Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 февраль , 12:16

Паркларда эш 1 майдан башланачак

Бу хакта телеграм-каналда республика җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде.

Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак

Республикада Русия Федерациясе президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча гамәлгә ашырылучы "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча җәмәгатьчелек территорияләрен төзекләндерү эшләренең быел 1 майдан башлануы көтелә. Бу хакта телеграм-каналда республика җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде.
Республика җитәкчесе белдерүенә ярашлы, быел 123 җәмәгатьчелек территориясе яңарыш кичерәчәк. Шуларның 67се - шәһәрләрдә булс а, 56сы - авылларда. Проектларны республика халкы былтыр яз мәлендә онлайн-тавыш бирү аша сайлаган.
Кайсыбер паркларны төптән яңарта башлаячаклар. Мәсәлән, Уфада Урманчылар паркы зуркүләмле реконструкция кичерәчәк. Төзекләндерү эшләре былтыр көз башланган. Мәләвездәге "Дан" мәдәният һәм ял паркында да эшләр дәвам иттереләчәк.
"Мин республика буенча күп йөрим, шуңа да чагыштыра алам. Шәһәрләребез һәм авылларыбыз үзгәрә, яңа парклар, аллеяләр, скверлар, пәйда була, яраткан урыннарыбыз яңа төс ала. Соңгы 5 елда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча Башкортстанда 693 объект яңартылды. Проектны гамәлгә ашыру өчен бүленгән 7 млрд. сумның 91 проценты - федераль бюджеттан",- дип билгели Радий Хәбиров.

"Башинформ" буенча.

 

Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Паркларда эш 1 майдан башланачак
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: