Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 февраль , 10:36

Кочак-кочак килешү төзелгән

8-11 февральдә Башкортстан делегациясе Белоруссиягә эшлекле сәфәр кылды. 

Кочак-кочак килешү төзелгән
Кочак-кочак килешү төзелгән
"Беларусь-Башкортостан" бизнес-форумы кырларында 500ләп эшлекле сөйләшүләр алып барылган.  Сәфәр "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты максатларын тормышка ашыруга юнәлтелгән.  
Делегация составына республиканың химик, азык-төлек, җиңел сәнәгать, машина төзелеше, туризм һәм АПКның барлыгы 54 предприятиесе  кергән. Сөйләшүләрдә Белоруссиянең 500 дән артык компаниясе катнашкан. 
Башкортстан Республиканың Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы белдерүенчә, очрашулар барышында "Урал пружиналар җитештерү заводы"  "Белкард", "Блюминг", "Гомель вагон ремонтлау заводы", "Минск трактор заводы" предприятиеләренә пружиналар озату буенча килешүгә ирешкән. 
  "Туймазытехуглерод" предприятиесе исә "Резинотехника" компаниясе белән ай саен техник углерод озату турында сөйләшүләр алып барган.  "Витцеман"  предприятиесе "Мозырь нефть эшкәртү заводы"на тимер рукавлар озату мәсьәләсен  тикшергән.  Беларуссиянең берничә предприятиесен Уфаның "Эколарис" компаниясеннән реагентларын сатып алу мәсьәләсе белән кызыксынган. 
Башкортстан эшкуарлары сәфәрнең беренче көнендә үк МАЗ һәм МТЗ, "Белкоммунмаш", "Ждановичи агрокомбинаты", "Мапид" төзелеш компаниясе мәйданнарында йөздән артык күчмә сөйләшүләр алып барган.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: