Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 февраль , 10:55

"Февраль җиле" батырларга багышланган

Бәйгене ел саен үткәрергә карар иткәннәр.

"Февраль җиле" батырларга багышланган
"Февраль җиле" батырларга багышланган

Аскын район үзәгенең мәдәният йортында "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру кысаларында "Февраль җиле" дип аталган әфган җырлары фестивале үткән. Аңарда 12дән 30 яшькә кадәрле 16 кеше катнашкан.
Сәхнәдән Туган ил, Ватанны саклаучылар турында җырлар яңгыраган. Бәйгедә катнашучыларның иҗатын абруйлы жюри бәяләгән. Алар җырның мәгънәсенә, башкаручының осталыгына, репертуарның үзенчәлегенә игътибар биргән. Фестиваль ахырында һәр катнашучы чыгышы өчен лаеклы бүләкләнгән.
"Февраль җиле" илһам чыганагына әверелгән. Ул Ватан өчен гомерләрен биргән солдатларыбыз батырлыгын онытмау һәм кадерләү мөһимлеген ассызыклаган. Бәйгене ел саен үткәрергә карар иткәннәр.

Аскын район хакимияте сайтыннан.

 

"Февраль җиле" батырларга багышланган
"Февраль җиле" батырларга багышланган
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: