Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 февраль , 09:37

Хирургларга ярдәмгә

Балакатай үзәк район хастаханәсенә “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңа медицина лапароскопия стойкасы килде. Заманча аппарат операцияләр үткәрү өчен кирәкле техника һәм инструментлар җыелмасы белән җиһазландырылган, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында. Лапароскопия -  ясалма рәвештә ясалган тишекләр һәм башка җиһазлар ярдәмендә  корсак куышлыгы,  корсак арты киңлеге органнарына керүнең заманча һәм аз инвазив ысулы.

Бу ысулның төп өстенлеге – җәрәхәтләнүнең  аз дәрәҗәдә булуы, операциядән соң пациентның тернәкләнү вакытының кыскаруы һәм күренеп торган җөйләрнең булмавы. "Яңа җиһазның өстенлекләренә, аз травматизациядән һәм операциядән соңгы чорны кыскартудан тыш, шулай ук, процедураны мониторга трансляцияләү нәтиҗәсендә, пациентның аз күләмдә кан югалтуын һәм хирургның эш-гамәлләренең төгәллеген дә кертергә мөмкин", – дип аңлатты Балакатай үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Денис Байтуллин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: