Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 февраль , 09:50

Халык үзе бәяли алачак

АНО "Национальные приоритеты"
Фото:АНО "Национальные приоритеты"

Башкортстан халкы милли проектлар ярдәмендә төзелгән мәктәпләр, хастаханәләр һәм башка социаль объектларның торышы турында фикер калдыра ала. Моның өчен алар QR кодын куллана алачаклар. Кулланучыларның кире элемтәсе өчен махсус QR-кодлар инде ил буенча күп кенә милли проект объектларында урнаштырылган.

QR-кодны сканерлаганда конкрет учреждениенең национальныепроекты.рф. сайтында урнаштырылган бите ачыла. Анда объектның төзелеше сыйфаты яки аның эшеннән канәгать булу-булмау турында аноним анкета тутырырга мөмкин.

Тискәре бәяләмә барлыкка килсә, система автомат рәвештә комментарий сорачак, комментарий әлеге объектны төзү өчен җаваплы проект офисына җибәреләчәк. Бәяләмәне эшкәртү  һәм проблеманы чишү юлларын табу вакыты 20 көннән артмый. 

Чыганак: bashinform.ru



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: