Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 февраль , 16:37

8,8 мең кешене аварияле торактан күчергәннәр

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

2019 елдан башлап, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында, авария хәлендәге йортлардан 8,8 мең кеше күчерелгән, бу проектның максатчан күрсәткеченнән 81 процентка югарырак. Бу хакта 12 февральдә республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Владислав Сидоркин хәбәр итте.

Торак шартларын яхшырту берничә юнәлеш буенча башкарылган. Мәсәлән, 2017 елның 1 гыйнварына кадәр шундый дип танылган авария фондыннан күчерүне 2019-2023 елларга исәпләнгән республика адреслы программасы кысаларында тәмамладылар. Моннан тыш, эш муниципаль программалар хисабына башкарыла. Иң күп халыкны Уфаның авария хәлендәге йортларыннан (2 704 кеше), Яңавыл (507 кеше) һәм Бәләбәй (289 кеше) районнарыннан күчергәннәр.

Торак шартларын яхшыртуның чираттагы этабын оештыру өчен, 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган, гомуми мәйданы 230 мең кв.м тирәсе булган 580 йорттан торган реестр төзелде. Аларда 15 меңгә якын кеше яши. Владислав Сидоркин әзерләнгән документ Русия Төзелеш Министрлыгына җибәрелгәнен билгеләп үтте. Авария хәлендәге торактан күчү 2024 елда да дәвам итәчәк.

Башкортстан Башлыгы төбәкнең төзелеш һәм архитектура министрлыгы коллективына Республика адреслы программасын нәтиҗәле үтәгәне өчен рәхмәт белдерде һәм эшнең югары темпларын саклап калырга кушты.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: