Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 февраль , 15:18

123 территория төзекләндереләчәк

2024 елда Башкортстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 1,174 млрд сумлык 123 иҗтимагый территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан шәһәрләрендә 67 төзекләндерү проекты гамәлгә ашырыла, авылларда тагын 56. Мәсәлән, Уфада республика урманчылары исемендәге паркны яңартырга планлаштыралар, Салаватта Салават Юлаев бульвары буенча Бочкарев урамыннан Островский урамына кадәр аллеяны төзекләндерүнең икенче этабы белән шөгыльләнәчәкләр, Мәләвездә «Слава» үзәк мәдәният һәм ял паркын модернизацияләүне дәвам итәчәкләр. Авылларда барлык эшләр 30 сентябрьгә кадәр, шәһәрләрдә 30 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

- Бу паркларны төзекләндерә башлар алдыннан анда нәрсә эшләргә җыенуыбызны тагын бер кат халыкка җиткерергә кирәк, –  диде Радий Хәбиров. –  Мәйданнарны модернизацияләү өчен акча бар, эшләргә өйрәндек. Ләкин кешеләр белән активрак аралашырга кирәк. Соңгы биш елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча Башкортстанда 7 млрд сумлык 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән, шуларның 91 проценты – федераль бюджет акчаларына.  “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты кысаларында яңартылган барлык объектларны Бөтенрусия тавыш бирү вакытында халык үзе сайлый. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүчеләр өлеше буенча, Башкортостан Русиядә алтынчы урынны алды. Быел 15 марттан 30 апрельгә кадәр порталда 2025 елда төзекләндереләчәк территорияләр өчен «дәүләт хезмәтләре» хисап язмасын кулланып za-gorodsreda.ru порталында тавыш бирергә мөмкин. Халыкның уңайлылыгы өчен бу 15-17 март көннәрендә Русия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак биналарда тавыш бирү оештырыла. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: