Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 февраль , 11:35

Алар 50 ел бергә!

Чакмагыш районының ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә яшәгән алтын юбилярларны хөрмәтләделәр.

Алар 50 ел бергә!
Алар 50 ел бергә!

«Мәдәният»  милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын һәм Русия Федерациясендә Гаилә елын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың Чакмагыш  районы ЗАГС  бүлегендә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы үтте.

Галләмовлар, Хафизовлар, Бакаевлар, Гарифуллиннар, Галиевлар, Шәйдуллиннар, Халиковлар, Галиевлар һәм Гыйльвановлар гаиләләре  50 ел бергә дус-тату гомер кичергән.  Ярты гасыр дәвамында алар барлык проблемаларны бергәләп хәл итәләр,  гаиләләрендә мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрә. Бергә яшәүнең һәр елы – алар  өчен үзенчәлекле һәм кабатланмас бәйрәм.

Алтын юбилярларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм программасын район мәдәният йортының иҗат коллективлары матур итеп башкарды. Бәйрәм ахырында катнашучылар бу очрашу турында  истәлеккә дип фото төштеләр.

 «Мәдәният» милли проекты Россия Президенты Владимир Путин нигезләмәләрен үтәү өчен эшләнгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: