Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 февраль , 09:48

Кәпәй-Кобау халкы өч атнада мең сәгать телефоннан сөйләшкән

Үзенә күрә бер төрле бу рекордны куярга "Санлы икътисад" милли проекты булышкан.

Кәпәй-Кобау халкы өч атнада мең сәгать телефоннан сөйләшкән
Кәпәй-Кобау халкы өч атнада мең сәгать телефоннан сөйләшкән

 

Башкортстанның Сухоречка, Куянтай, Күгәрчен һәм Кәпәй-Кобау авыллары тизлекле интернетка һәм мобиль бәйләнешкә тоташтырылды. Аз кешеле һәм үзәктән ерак торак пунктларында бәйләнеш инфраструктурасын үстерү – “Санлы икътисад” милли проектының төп максатларының берсе.

Хәзер ул авылларда яшәүчеләр заманча санлы сервистан куллана ала. Башкарылган эшләрдән соң мәгълүмат тапшыру тизлеге якынча секундына 60 Мбит тәшкил итә. Телефоннан сөйләшү буенча Кәпәй-Кобаулылар лидерлыкка чыккан. Гыйнварның өч атнасында авыл халкы мең сәгатьтән артык телефоннан сөйләшкән.

Ил президенты Владимир Путин карары белнә 2019 елдан тормышка ашырылып килүче  “Санлы икътисад” милли проекты социаль тормышка һәм икътисадка санлы технологияләрне тизрәк кертүне күз уңында тота.

Фото: uvao.mos.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: