Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 февраль , 10:15

Герой исеме балкып торыр!

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы кысаларында төзекләндерелгән Дан бульварында уфалыларга нәрсә ошамый?

Герой исеме балкып торыр!
Герой исеме балкып торыр!

Башкортстан халкы Уфаның елдан-ел төзекләндерелә баруын сөенеп күзәтә. Орджоникидзе районы да яңара. Анда ял итәр өчен, балалар белән йөрер өчен урыннар күбәя. Мәсәлән, Муса Гәрәев хөрмәтенә аталган сквер аеруча зур соклану тудыра.

Дан бульвары “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы кысаларында төзекләндерелде.  

Батырлык һәм ватанпарвәрлек хисен ныгытучы әлеге җәяүлеләр зонасы районның архитектур йөзен тагын да матурлады һәм республиканың бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы героеның каһарманлыгын ассызыклады.

Шунысы гына күңелне кыра: Геройның исеме җиргә диярлек язылган иде. Хәрефләре күренер-күренмәс ул таш өстеннән сабыйлар шуып йөрде. Сквер янында яшәүчеләр бу күренеш белән ризасызлык белдергәч, Муса Гәрәевнең исеме язылган планка өскә күтәрелде. Әмма язуы барыбер күренми диярлек.

Бөек Ватан сугышында кабатланмас батырлык күрсәткән, ике тапкыр Советлар Союзы герое исеменә лаек булган бердәнбер якташыбыз хөрмәтенә төзекләндерелгән скверда аның исеме лаеклы рәвештә балкып торыр дип ышана һәм язын әлеге җитешсезлек бетерелер дигән өмет белән яши уфалылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: