“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе Евросоюз илләренә республиканың май экстракциясе заводлары тарафыннан әзерләнгән 195 партия көнбагыш шроты озатуны контрольдә тоткан.
Былтыр Башкортстанның гранулалы көнбагыш шроты җитештерүчеләре үз продукциясенең экспортын икеләтә арттырды. "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе узган елның гыйнварыннан декабренә кадәр республиканың май экстракциясе предприятиеләре тарафыннан Европа һәм Таможня берлекләре илләренә җибәрелгән 175,266 мең тонна көнбагыш шроты озатуны контрольдә тоткан иде.
Бу төр товарны экспортлау ил Президенты тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында башкарыла.