Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 февраль , 09:27

Авыл балалары өчен “Үсеш ноктасы” булдырылды

"Бу үзәк балаларның мәктәптә иң яраткан урынына әйләнде", — ди укытучылар.

Авыл балалары өчен “Үсеш ноктасы” булдырылды
Авыл балалары өчен “Үсеш ноктасы” булдырылды

"Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында, Ишембай районының Васильевка авылы мәктәбе ноутбуклар һәм физика, химия һәм биология буенча санлы лаборатория комплектлары белән җиһазландырылган.
Санлы лабораторияләр - мәктәп табигый-фәнни лабораторияләренең яңа төре.
«Киләчәктә кунакта» дәресендә укытучы укучыларны физика буенча санлы лаборатория мөмкинлекләре белән таныштырды. 5нче сыйныф укучылары үзләре һава һәм су температурасын үлчәп карады, ноутбук экранында температураның ничек үзгәрүен күрде. «Яшь биолог» түгәрәгендә санлы микроскоп ярдәмендә «Орлык төзелешен өйрәнү» лаборатория эше уздырылды.

-Авылыбызда "Үсеш ноктасы" үзәген булдыру —киләчәккә зур адым. Инновацион мәйданчык эшләгәндә укучыларыбызның тормышы шактый үзгәрә, дип ышаныч белән әйтеп була. Фән нигезләрен аңлап, заманча җиһазлар кулланып, яңа технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.Бу үзәк балаларның мәктәптә иң яраткан урынына әйләнде, — ди Васильевка авылы мәктәбе укытучылары.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: