Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 февраль , 11:04

Сталинград сугышы беркайчан онытылмас...

Яңа Тәтешле авылы укучылары белән Сталинград сугышы турында сөйләшүләр фәһемле үтте.

Сталинград сугышы беркайчан онытылмас...
Сталинград сугышы беркайчан онытылмас...

Яңа Тәтешле авылы укучылары белән Сталинград сугышы турында сөйләшүләр фәһемле үтте.

   Хәрби-патриотик тәрбия, оборона, спорт, СВОда һәлак блган якташларны искә алу айлыгы һәм Ватанны саклаучылар көне кысаларында Яңа Тәтешле мәктәбе каршында эшләп килүче “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәгенең бишенче сыйныф укучылары белән бик тә фәһемле чара үтте. “Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе” дип аталган бу чара Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында үткәрелде.

   Үзәкнең кураторы Ангелина Садиева укучыларны героик сугышның тарихи фактлары белән таныштырды. Дон яры буйларыннан башланып киткән Сталинград сугышында ике миллионнан артык кеше катнашкан, шуларның миллионнан артыгы һәлак булган. Бу сугыш геройлары беркайчанда онытылмаячак. Укучылар чарада актив катнашты һәм сугышның никадәр хәвеф тудыруы, аны булдырмау өчен бар кешелекнең тырышуы мөһимлеген, тынычлыкны сакларга кирәклеген аңлап таралышты.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: