Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 февраль , 13:57

Әбҗәлилдә яңа ФАП

Якты-Күл авылында өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачкан.

Әбҗәлилдә яңа ФАП
Әбҗәлилдә яңа ФАП

   Якты-Күл авылында өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачкан.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында ачылган бу ФАП 300ләп халык яшәгән авылны хезмәтләндерәчәк. Бинада планлы, кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Яңа ФАПта җылы һәм салкын су үткәрелгән, анда процедура-прививкалар эшләү кабинеты, кабул итү бүлмәсе, санузел һәм гардероб бар.

   -Хәзер авыл халкы биредә уңайлы шартларда диспансеризация һәм вакцинация дә үтә алачак,- ди Аскар дәваханәсенең баш табибы Илгиз Килдияров.

   Фото: служба минздрава РБ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: