РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Краснокама районында яшәүчеләр уңайлы ял итү урынына ия булды.
Русиялеләр арасында “Уңайлы шәһәр мөхите булдыру” федераль проекты популяр булып тора. Проектның әһәмияте – ул кеше өчен булдырылган. Паркларны яктырту, экология турында да кайгырту – болар барсы да проект кысаларында башкарыла.
Башкортстан Республикасы Краснокама районы Николо-Березовка авылының үзәк мәйданындагы скверны узган ел «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча төзекләндерделәр. Нәкъ менә шушы проект 2022 елның язында тавыш бирү юлы белән халык тарафыннан сайланды. Авыл халкы өчен бу мөһим объект, асылда, яңа барлыкка килгән иҗтимагый киңлек. Хәзер ул үзгәрде һәм халыкны җылы каршы ала. Сквер олылар һәм яшьләр өчен истәлекле урын, ял итү һәм аралашу урыны булып тора. Моннан тыш, кичке вакытта киңлек кечкенә архитектура формаларын яктырту хисабына үзенчәлекле күренә.
- Җәмәгать киңлеген булдыру өчен күп көч, акча, җылылык салынды, һәм сквер барлык авылларда, муниципалитетның барлык авыл җирлекләрендә үсеш һәм үзгәрү үрнәге булып тора, – дип билгеләп үтте Краснокама районы администрациясе башлыгы Алексей Горбачев.
Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты Россия Президенты карары буенча гамәлгә ашырыла. 2024 елда федераль п кысаларында Башкортстанда 123 обьект төзекләндереләчәк.
Чыганак:: Министерство жилищно-коммунального хозяйства Республики Башкортостан