Милли проектлар
7 Февраля 2024, 03:59

Гаилә - бәхет ачкычы

Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылындагы мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм гаилә елынана рәсми старт бирелде.

Гаилә - бәхет ачкычыГаилә - бәхет ачкычы
Гаилә - бәхет ачкычы

Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылындагы мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм гаилә елынана рәсми старт бирелде. Бу чара РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында үтте.

Чара башланганчы мәдәният йорты фойесында урындагы кул осталарының эшләрен күрсәтүче күргәзмә оештырылган иде.

Тантана барышында бергә озын гомер юлы үткән парларны котладылар, “Ел тәрбиячесе” һәм “Ел укытучысы” конкурсларының муниципаль этабында җиңүчеләрне билгеләделәр. Шулай ук “Гаилә – бәхет ачкычы” гаилә кыйммәтләре район конкурсына старт бирелде. Күчмә билгене Сарай авыл хакимиятенә тапшырдылар.

Иҗади коллективлар концерт номерлары белән бәйрәмне бизәде.

Чыганак: Администрация Стерлибашевского района Республики Башкортостан

Гаилә - бәхет ачкычы
Гаилә - бәхет ачкычы
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас