Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 февраль , 21:21

Безнең максат - балаларга яхшы дәва бирү

Уфа шәһәрендә республика балалар онкология һәм гематология үзәге эшли башлады.

Безнең максат - балаларга яхшы дәва бирү
Безнең максат - балаларга яхшы дәва бирү

 

Уфа шәһәрендәге республика балалар хастаханәсе территориясендә “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республика балалар онкология һәм гематология үзәге ачылды. Онкология үзәген ачу тантанасында видеоконференция форматында РФ Президенты Владимир Путин да катнашты.

7,8 мең кв. м мәйданлы бинада 30 пациентка исәпләнгән онкология һәм гематология бүлекләре, 10 урынга исәпләнгән көндезге стационар, молекуляр – генетик лаборатория һәм бүлек, радиологик тикшеренүләр бүлеге, шулай ук сөяк миен трансплантацияләү һәм интенсив терапия бүлеге урнаштырылган. Бина 2023 ел ахырында төзелеп беткән һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Проектның гомуми бәясе 4 млрд сум, шуларның 1,5 млрд сумы федераль бюджет акчалары. Үзәкнең сыйдырышлылыгы 90 урыннан артык.

- Бүген безнең республика өчен бик мөһим вакыйга. Без балалар онкологиясе һәм гематология үзәгенең ничек кирәклеген бик яхшы аңладык һәм аны төзедек. Балалар авырганда мин һәрвакыт  начар дип әйтәм. Һәм безнең бурыч - аларга яхшы дәвау бирү. Элек балаларыбызны федераль онкология үзәкләрендә кабул иттеләр, без аларның табибларына бик рәхмәтле. Ләкин без үз көчебезне һәм компетенцияләребезне булдырырга теләдек. Хәзер бездә болар барысы да бар. Үзәк коллективына уңышлы эш телим, ә балаларга беркайчан да авырмаска, дип ассызыклады Башкортстан БашлыгыРадий Хәбиров.

  • Русия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова үз чыгышында Уфада булдырылган яңа медучреждение мөмкинлекләрен югары бәяләде.
  • - Уфадагы яңа үзәк балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен илдә төзелә торган заманча объектлар чиратын тулыландыра. Балалар онкологиясе иң динамик үсеш алучы юнәлешләрнең берсе, һәм соңгы елларда Русия онкологлары зур уңышларга иреште. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рейтингы буенча илебез – мондый авырулардан интегүче балаларның исән калу буенча лидерлар рәтендә, - диде Евгения Котова. - Мондый заманча, уңайлы һәм югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган үзәк Башкортстаннан, күрше төбәкләрдән һәм хәтта чит илләрдән яшь пациентларның сыйфатлы медицина ярдәменә керүенә ярдәм итәр дип ышанам.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: