Милли проектлар
6 февраль 2024, 08:47

Картаерга ашыкмыйлар

Аларның яшьлек сере нидә?    

Картаерга ашыкмыйларКартаерга ашыкмыйлар
Картаерга ашыкмыйлар

Аларның яшьлек сере нидә?

 

Авыргазылылар картаерга ашыкмый. “Алтын гомер” чорындагы апа-абыйлар спартакиадада катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Менә гаҗәп! Хәер, нәрсәсе гаҗәп булсын инде? Алар бит җиң сызганып эшләгән,  БАМ төзегән, чирәм җирләр күтәргән һәм иңнәрендә зур сынаулар кичергән буын вәкилләре.

Авыргазы районының үзәге Толбазыда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә җыелган абый-апаларның спорт чәме балаларны да сокландырды. Ярышлар “Гаилә елы”на багышланды һәм В. Путин күрсәтмәсе буенча гамәлгә кертелгән "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

"Спорт – яшәү нормасы" проекты актив һәм дәртле, чәмле, илһамлы пенсионерларны бергә җыйды, ярыштырды, җиңүләргә китерде. Алар өчен яшь ул – саннар гына. Шуны раслап, спартакиадада  9 гаилә катнашты. Алар шашка, шахмат, дартс һәм атыш төрләре буенча ярышты. Барысы да җитезлек, осталык, спортчы сыйфатларын күрсәтергә тырышты.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырдылар. Ә иң шәп спортчы пенсионерлар республика ярышларында район данын яклаячак

“Активлар, шат кәефлеләр, тормыштан туймаган кешеләр – мондый алтын буын вәкилләре белән безнең район горурлана. Яшьләргә бик лаек үрнәк!” – ди район хакимиятенең  спорт һәм яшьләр эшләре буенча белгече Артур Вәлиев.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас