Районда ике яңа ФАП эшли башлады.
Авыл халкы өчен иң мөһим мәсьәлә “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында хәл ителде - районда ике ФАП ачылды.
Аның берсе Козгын-Әхмәр авылында урнашкан һәм медицина ярдәменә мохтаҗ 200дән артык кешене кабул итәр мөмкинлекләргә ия.
Икенчесе Үткәли авылында урнашты. Аның карамагына 300дән артык кеше беркетелгән. Аларның 109-ы – балалар!
Һәр ФАПта фельдшер, авыруны карау, процедуралар үткәрү кабинетлары, көтеп тору, санузел, препаратлар, юыну–җыештыру кирәк-яракларын саклау бүлмәләре бар.
“Бу авылларда яшәүчеләр хәзер якты, иркен, яхшы җиһазландырылган медицина пунктында сыйфатлы беренчел ярдәм алырлык уңайлы шартларга ия булды”, – ди Белорет дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәмитов.