Яшь мәгърифәтчеләребез кемнәр алар?
Без “Елның яшь мәгърифәтчесе. Белем. Премия — 2023" номинациясендә гаризалар саны буенча ун төбәк арасында.
“Беренчеләр хәрәкәте” Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән партнерлыкта 12 яшьтән 17 яшькә кадәр яшьләр өчен булдырылган яңа “Белем. Премия” номинациясендә Башкортстанның яшь мәгърифәтчеләреннән 138 гариза алынган.
“Елның яшь мәгърифәтчесе” исеме өчен барлыгы 4464 катнашучы көрәшә. Номинациянең җиңүчесе февральдә ВДНХда “Русия” Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узачак бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылган чарада яңа номинациягә гаризалар Русиянең барлык 89 төбәгеннән, шул исәптән яңа субъектлардан да килгән.
— Яшь мәгърифәтчеләр — үз иленең чын патриотлары. Аларның күбесе Ватан тарихына, аерым алганда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Русия дәүләте тарихындагы башка мөһим вакыйгаларга игътибар итә. Алар волонтерлык белән шөгыльләнә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыя, фронтка җылы сүзләр белән хатлар яза һәм сыйныфташлары өчен «Батырлык дәресләре» үткәрә, — дип сөйләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
Балалар үзләре мәктәп чаралары: сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр, “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” үткәрә. Аларда укучылар экология, юл хәрәкәте кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше, интернет-грамоталылык һәм башка мөһим темаларга сөйлиләр.
— «Белем» җәмгыятенең «Мәктәп лекторлар лигасы» һәм «Балалар остазлык мәктәбе» кебек проектлары ярдәмендә без Русиядә яшь мәгърифәтчеләрнең бик күп булуын күрдек. Белемнәрен уртаклашырга һәм дөньяны яхшырак итәргә омтылуларында алар өлкәннәрдән бер дә ким түгел.
Нәкъ менә балаларның башлангычларын шулкадәр яшьтән үк хуплау, аларның эшчәнлегенең ил масштабында кыйммәтлеген күрсәтү өчен, без «Елның яшь мәгърифәтчесе» номинациясен булдырдык. Ике айдан да кимрәк вакыт эчендә номинация бу сезонга дәгъва итүчеләр арасында иң популяры булды һәм 4,5 меңнән артык яшь кеше – фәнне популярлаштыручыларны, уйлап табучыларны, журналистларны, туган якны өйрәнүчеләрне, волонтерларны һәм остазларны берләштерде, — дип билгеләп үтте Русиянең «Белем» җәмгыяте генеральный директоры Максим Древаль.