Милли проектлар
5 февраль 2024, 07:17

"Минем эшкуарлык"ның яңа офисы ачылды

Башкортстанда "Минем эшкуарлык" үзәге 2019 елдан алып эшли.

"Минем эшкуарлык"ның яңа офисы ачылды"Минем эшкуарлык"ның яңа офисы ачылды
"Минем эшкуарлык"ның яңа офисы ачылды
Зианчура районының Исәнгол авылында "Минем эшкуарлык" үзәгенең яңа офисы ачылды. "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты булышлыгында әлеге Үзәк подразделениеләре республиканың 13 муниципалитетында эшли.
БРның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерүенчә,  Үзәк офислары челтәрләренең киңәйтелүе максаты -  эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтүне яхшырту. Яңа офис республиканың көньяк өлеше эшкуарлары өчен яңа мәйдан булачак.  
Бүгенге көндә республикада 136 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Шулар арасында Зианчура районында 500ләп эшкуар һәм 1365 үзмәшгуль санала. 
Чара кысаларында эшкуарлар белән очрашу оештырылды. Анда малтабарлыкка ярдәм күрсәтү чаралары, оешмалар һәм инфраструктуралар оешмалары вәкилләре онлайн-форматта төбәктә тормышка ашырылучы дәүләт программалары турында сөйләде.
 Исәнголдан Юлия Колмөхәммәтова 2021 елда капиталь ремонт зарурлыгы кичергән бина сатып алган. Аның сүзләренә ярашлы, банкет залы белән юл буе кафесен эшләтеп җибәрү өчен 7 млн. сум кирәк. Эшкуарны дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра.  Ул Башкортстан микрокредит оешмасына мөрәҗәгать итмәкче. Шулай ук  БР Гарантия фонды поручительлегендәге оешмадан кредит алмакчы.
Билгеле булуынча, Башкортстан микрокредит оешмасы эшкуарларга  ташламалы ставка белән 3 елга кадәр вакытка  3 млн. сумга кадәр микрозаемнар бирә.  Электрон гаризаны сайт компаниясендә, шулай ук МСП.РФ платформасының "Подбор и получение микрофинансирования"  сервисы аша бирергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 246-20-50. Туган сорауларга "Минем эшкуарлык" үзәгенең кайнар элемтәсе аша да җавап алырга мөмкин. Телефоны: 8(347) 224-99-99. Шулай ук партнер-банклар офислары да ярдәм күрсәтә. 
Башкортстанда "Минем эшкуарлык" үзәге  2019 елдан алып эшли. 
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас