Милли проектлар
4 февраль 2024, 06:46

Авыл мәктәпләре шәһәрнекеннән калышмый

Белем алуга шартлар һәркайда да тигез булырга тиеш. 

Краснокама районы Яңа Актанышбаш авылы мәктәбендә 2022 елдан “Үсеш ноктасы” үзәге эшли. Табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге әлеге мәгариф үзәге ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында булдырылган.

Химия, биология, физика кабинетларына “Релеон” санлы лабораторияләре һәм тикшерүләр үткәрү өчен корылмалар кайтарылган.

Биредә уку-укыту процессы электрон формалар ярдәмендә алып барыла.

Үзәктә даими рәвештә тәрбия чаралары һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Укучылар үзәккә кызыксынып йөри. Белемнәрен арттыру өстендә эшли.

“Заманча мәктәп белем һәм тәҗрибә бирүнең яңа универсаль системасын булдыруны максат итеп куя. Мәктәп яшьләрнең җәмгыятьтә үз урынын уңышлы табуына, иҗади һәм гыйльми эшчәнлеккә тартылуларына ярдәм итәргә тиеш”, – диләр укытучылар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас