Милли проектлар
2 февраль 2024, 10:15

Уфада берничә сәгатькә юлны яптылар

Сәбәбе – онкология һәм гематология үзәген ачу.

Уфада берничә сәгатькә юлны яптыларУфада берничә сәгатькә юлны яптылар
Уфада берничә сәгатькә юлны яптылар

Бүген Уфада 18:00 сәгатькә кадәр Беренче Кронштадт урамының Батырская урамыннан Аврорага кадәрге участогын яптылар, дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә. Чикләү республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген ачу белән бәйле.

Объект төзелеше 2021 елның сентябрендә башланды. Үзәктә онкология, гематология, сөяк миен трансплантацияләү һәм интенсив терапия, радиологик тикшеренүләр, амбулатор-диагностика бүлеге, донорларны иммунологик типлаштыру лабораториясе, молекуляр-генетик һәм цитогенетик лабораторияләр, шулай ук операцион блок һәм көндезге стационар эшләячәк.

Үзәк төзелеше «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында алып барыла. Аның бәясе якынча 4 млрд сум тәшкил итә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас