“Мәгариф” милли проекты кысаларында Федоровка районы Федоровка авылының 1нче мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары өчен киләчәкнең кибер куркынычсызлыгы темасына дәресләр үтте.
Дәрес акыллы җайланмаларны саклауга багышланган иде. Укучыларга шифрлау программасының нәрсә булуын, нинди парольләрнең ышанычлы икәнен, ни өчен компьютерда һәм смартфонда кушымталарны даими рәвештә яңартырга кирәклеген, алдынгы технологияләрне кулланып, киберһөҗүмнәргә ничек каршы торырга, "акыллы йорт" һәм хәтта “акыллы шәһәрне” ничек сакларга кирәклеге аңлатылды.