1 февральдә Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә режимында ил төбәкләрендә заманча кампус объектларын ачуда катнашты. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ил җитәкчесенә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусының беренче чираты әзерлеге турында хәбәр итте.
- Бездә, демографлар бәяләвенчә, яшьләр саны даими үсәчәк, тиздән 10-12 яшьлекләр техникумнарга һәм югары уку йортларына укырга киләчәк. Һәм, әлбәттә, без бүгеннән аларга хыялларын тормышка ашыру, уңышлы карьера һәм тормыш үсеше өчен сыйфатлы яңа шартлар тудыру өстендә эшләргә тиешбез, - диде Владимир Путин чара башында. – Бу - стратегик гомуммилли дәрәҗәдәге мәсьәлә. Шуңа күрә төбәкләр, бизнес белән берлектә мәгариф инфраструктурасын үстерү буенча зур проектларны гамәлгә ашырабыз.
Радий Хәбиров бу уңайдан болай диде:
“Хөрмәтле Владимир Владимирович! Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Бүген бездә бик мөһим көн. Владимир Владимирович, биш ел элек без Сезгә республикада югары мәктәп һәм фән инфраструктурасын модернизацияләү буенча тәкъдимнәребез белән мөрәҗәгать иттек. Сез аларны хупладыгыз. Бездә бүген мөһим нәтиҗәләр бар.Бу, беренче чиратта, ике югары уку йорты базасында төзелгән Уфа фән һәм технологияләр университеты. Хәзер анда 51 мең студент белем ала.
Бу дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге, ул алты югары уку йортын, өч фәнни учреждениене һәм 30 индустриаль партнерны берләштерә.
Бездә яшьләр күп. Бу 1,085 миллион кеше дигән сүз. Идел буе федераль округында бу иң зур күрсәткеч. Шуңа күрә безгә, әлбәттә, һәрвакыт кампус кирәк иде. Без Русия Фән һәм югары белем министрлыгына бик рәхмәтле. Ел саен бездә бюджет урыннарына кабул итү арта. Ләкин тулай торакларда җитди кытлык кичердек һәм кичерәбез. Шуңа күрә без кампуслар конкурсында катнаштык. Аны төзү турында карар кабул ителгәнгә бик рәхмәтлебез.
Бүген без кампусның беренче чиратын тәкъдим итәбез. Бу 37 мең кв. м. фәнни-белем бирү мохите, 20 лаборатория. Монда студентлар иҗаты һәм эшкуарлык өчен менә дигән мохит. Без инде икенче чиратны проектлауны тәмамлыйбыз. Бу зур эш, ул 103 мең кв. м булачак.
Владимир Владимирович, без сезне Башкортстанда бик көтәбез. Республикага ярдәмегез, җылы мөнәсәбәтегез өчен бик рәхмәтлебез. Һәм, әлбәттә, бу кампусны күрсәтергә теләр идек, ул сезгә ошар һәм гомумән Русия Федерациясендә фән һәм мәгарифне үстерер дип өметләнәбез".
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Уфа - илдә төпле, сыйфатлы белем бирү үзәкләренең берсе.
- Чакыру өчен зур рәхмәт. Мин рәхәтләнеп Башкортстанга киләм. Чыннан да, сезнең игелекле җирегез һәм бик кунакчыл кешеләрегез, матур культурагыз бар. Республика тиз, яхшы темплар белән үсә. Шуңа күрә мин моны бик теләп эшләячәкмен. Якын арада Сезнең белән очрашырбыз һәм республика үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча сөйләшербез, – диде Владимир Путин. - Һәм, әлбәттә, төбәк җитәкчеләрен бу вакыйга белән котлыйсым килә. Бу ил буенча белем бирү инфраструктурасын үстерүдә мөһим адымнар.