Милли проектлар
1 февраль 2024, 08:52

Юллар көлеп торыр!

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында  агымдагы елда башкалабызда 11 юл участогы ремонтланачак.

Юллар көлеп торыр!Юллар көлеп торыр!
Юллар көлеп торыр!

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында  агымдагы елда башкалабызда 11 юл участогы ремонтланачак.

   Ремонт объектлары исемлегенә Благоварская, Дзержинский, Кольская, Магистральная, Набережная реки Уфы, Рихард Зорге, Уфа-Дим юлы кертелгән. Быел шулай ук Уфаның Затонны төньяклап  урап узу юлын (М-7), Агыйдел елгасы аша салынган күпердән алып Мебельщиклар проездына кадәр, ремонтлаячаклар.

   Бу юллар участокларында Уфа халкы өчен әһәмияткә ия булган объектлар урнашкан. Мәсәлән, медицина учреждениеләре, онкология диспансеры, балалар бакчалары һәм сәүдә үзәкләре. Шуңа да аларны норматив буенча тиеш булган хәлгә китерергә карар кылынган.

Фото: минтранс РБ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас