Милли проектлар
1 февраль 2024, 08:54

Халкы сәламәт ил көчле була!

Башкортстанда моны яхшы аңлыйлар һәм бу максатта зур эшләр башкарыла.

Халкы сәламәт ил көчле була!Халкы сәламәт ил көчле була!
Халкы сәламәт ил көчле була!

Башкортстанда моны яхшы аңлыйлар һәм бу максатта зур эшләр башкарыла.

   Күптән түгел Иглин районының Охлебинино авылында өр-яңа амбулатория ачылды. Медицина учреждениесен төзү “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.

   Бина заманча итеп төзелгән һәм барлык стандартларга һәм санитар нормаларга җавап бирә. Кабинетларга җылылык үткәрелгән, салкын һәм җылы су агып тора, халыкка вакциналар эшләү һәм диспансеризация үткәрү өчен бар шартлар тудырылган.

   Охлебининода медицина ярдәмен 14 авылда яшәүче 3 меңнән артык халык, шул исәптән 330 бала алачак.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас