Милли проектлар
31 гыйнвар 2024, 04:23

Кечкенә пациентларны тикшерү сыйфаты яхшыра

Башкортстан республикасының Чакмагыш районы үзәк дәваханәсенә заманча ультратавышлы сканер кайтарылган.

Кечкенә пациентларны тикшерү сыйфаты яхшыраКечкенә пациентларны тикшерү сыйфаты яхшыра
Кечкенә пациентларны тикшерү сыйфаты яхшыра

Башкортстан республикасының Чакмагыш районы үзәк дәваханәсенә заманча ультратавышлы сканер кайтарылган. Коплекс «Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында алынган.

Аппарат куллануга тапшырылган һәм балалар поликлиникасында урнаштырылган. Табиблар аны куллану буенча тиешле әзерлек үткән. УЗ-диагностика методы киң таралган, чөнки ул зыянсыз, төрле яшьтәге пациентларда кулланыла ала.

Аның төп өстенлеге – диагностик сурәтенең ачыклыгы, кулланылышта уңайлы һәм җиңел булуы, күп төрле маневрлар ясый алуы.

-Әлеге корылма, бер сүзсез, кечкенә пациентларны тикшерү сыйфатын яхшыртты, ­- ди ультратавыш диагностикасы табибы Алина Камалетдинова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас