Төбәк Башлыгы Радий Хәбиро 2023 ел ахырында төзелеп беткән IQ-паркны карады. Бу -“Фән һәм университетлар” милли проекты кысаларында төзелгән дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары студентлар кампусының беренче чираты.
Проектны күзәтүче республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бинада төзелеш-монтаж эшләре тәмамлануы турында сөйләде. Кампусның беренче резидентлары - Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты.
2024 елның гыйнвар ахырына IQ-паркта 20дән артык лаборатория һәм инновацион мәйданчык урнаштырылган.
УУНиТ мәйданчыкларының берсендә алдынгы инженерлык мәктәбе лабораторияләре һәм «Берлога» киберфизик платформасы остаханәсе урнаштырылган. Ул пилотсыз очу аппаратларын җыю, программалаштыру һәм эксплуатацияләү зонасын, уеннар эшләү лабораториясен һәм киберфизика остаханәсен үз эченә ала. Ә УДНТУ IQ-паркта «Кайнау ноктасы» иҗади студентлар киңлеген ачты.
Моннан тыш, кампус территориясендә «Муха» анимация студиясе белгечләре эшли. Коллектив роликлар, заставкалар һәм махсус эффектлар, шулай ук тулы метражлы мультфильмнар булдыру белән шөгыльләнә.
Башкортстан Башлыгы кампусның беренче чираты биналарының планлаштырылуын һәм дизайнын югары бәяләде.
-Без IQ-парк булдыруга иҗади яктан килергә тырыштык, биредә заманча архитектура чишелешләрен кулландык. Концепция студентларның хәзерге дөнья нинди булырга тиешлеге турындагы күзаллауларын чагылдыра, - ди Радий Хәбиров.