«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында Башкортстанның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән тышкы сәүдә әйләнеше узган елның 11 ае эчендә 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,6 тапкырга арткан. Бу хакта Башкортстанның тышкы бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
-2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында үзара товар әйләнеше күрсәткече 2022 елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 7,6 тапкырга артты. Шул ук вакытта экспорт күләме 8,1 тапкырга арткан. 11 ай нәтиҗәләре буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләре партнер илләр арасында тышкы әйләнеш буенча 5 урында, экспорт буенча 4нче урында тора, - ди Маргарита Болычева.
Аның сүзләре буенча, экспорт нигезен минераль продуктлар, атап әйткәндә минераль ягулык, нефть, битуминоз матдәләр, минераль воск, һ.б. тәшкил иткән.
Шулай ук Маргарита Болычева киләчәктә республиканың Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән тышкы сәүдә әйләнешен авыл хуҗалыгы продукциясе өлкәсендә арттыру турында әйтте.