Милли проектлар
29 гыйнвар 2024, 20:37

Үзәк район хастаханәсе яңа җиһазлар алды

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә югары технологияле операцияләр үткәрү өчен заманча эндоскопик аппарат Яңа Балакатай авылы хастаханәсенә кайтты. Бу хакта Башкортстанның Балакатай районы хакимиятендә хәбәр иттеләр. Яңа җиһазның берничә өстенлеге бар. Аның ярдәмендә операция вакытында булган һәрнәрсә экранга трансляцияләнә, һәм табиблар нинди манипуляцияләр ясарга кирәклеген ачык күрә ала.

Исегезгә төшерәбез, «РФ сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан ”Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты – халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас