Милли проектлар
29 гыйнвар 2024, 20:14

Башкортстан территориясендә 40тан артык яңа туристлык объекты барлыкка киләчәк

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты Башкортстанда агымдагы елда 564 номерлы тагын 46 туристлык объекты булдырырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

- Хәзер яхшы ял оештыру өчен еракка барырга кирәкми. Төбәк эшкуарлары шәһәр ыгы-зыгысыннан  ел әйләнәсе уңайлы ял итү өчен барлык шартларны тудыралар. Быел да модульле капиталь булмаган корылмаларны төзүне субсидияләүне дәвам итәчәкбез, – дип сөйләде БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты 2030 елга Русия буенча сәяхәтләр санын елына 140 миллионга кадәр арттыруны, шулай ук туристлык тармагының мультипликативлыгы хисабына илдә икътисади үсешне тәэмин итүне күздә тота. Милли проект Русия буенча сәяхәтләрне уңайлы, хәвефсез һәм кызыклы итәргә ярдәм итәчәк. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас